Россия Спорт министрлыгының “Россия җыелма командалары спорт әзерлеге үзәге” карары белән Әлки кызы Илүзә Хәйруллина Мәскәүгә тренировкалар үтәргә чакырылды.
Илүзә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8 сыйныфында укый. Ул берничә ел инде “Ләйсән” йөзү бассейнында “Актай” командасы составында су полосы белән шөгыльләнә.
Россия турнирларында катнашып, Илүзә үзен өметле яшь спортчы итеп күрсәтте. Аның тренеры – Александр Георгадзе.