Татарстан Республикасының Әлки районында Россия Пенсия фонды Әлки районының эшләмәүче 1132 авыл кешесенең озакка сузылган авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә алуын хәбәр итә. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясен алучы, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булырга, авылда яшәргә һәм эшләмәскә кирәк.
Авылда яшәүчеләргә өстәмә акча 1511 сум, яки теркәлгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Расланган түләү 2021 елның 1 гыйнварыннан 6044 сумга җитте. Ул пенсиянең расланган база өлешен индексацияләүгә бәйле рәвештә ел саен арта.
Әгәр дә пенсионер 80 яшькә җитсә яки беренче төркем инвалид булса, расланган түләү күләме икеләтә арта һәм 12088 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә акча закон буенча билгеләнгән түләүгә карап санала һәм 1511 сум тәшкил итә.
Авылда яшәүче кеше авыл советында, авыл кибетендә, балалар бакчасында, медпунктта эшләгән очракта, өстәмә түләү бирелми. Колхоз, совхоз яки фермер хуҗалыгына кергән оешмалар искәрмә була. Ул очракта ташлама саклана.
Хезмәт стажын шәһәрдә туплаган, аннары авылга яшәргә күчкән кешеләргә дә өстәмә түләү булмый. Әгәр кеше авылда эшләп, аннары шәһәргә күченеп торса һәм кабат авылга кайтса, аңа ташлама саклана. Авыл пенсионеры эшләвен дәвам итсә, аннары эштән киткәч өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына гариза язарга кирәк.
«Өстәмә тиешле вазыйфаларда тиешле стажны эшләгән эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясен билгеләгәндә үк билгеләнә, - дип аңлатты Әлки районындагы пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов. - Эшне дәвам итүче авыл пенсионерларга эштән чыгарылганнан соң өстәмә гариза бирү тәртибендә генә билгеләнергә мөмкин (пенсия фондында гариза язарга кирәк).
Әгәр өстәмә акча алучы кеше эшкә урнашса, аңа кабат Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки бу очракта өстәмә түләү булырга тиеш түгел. Эшкә урнашканнан соң, икенче айда Пенсия фонды эш бирүчеләрдән белешмәне тикшерә. Вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта артык түләү барлыкка килә, аны кире кайтарасы була.