Балалар өчен түләүгә гаризаны 31 мартка кадәр бирергә кирәк.

2021 елның 20 марты, шимбә

Татарстан Республикасының Әлки районында Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, бала туу 2021 елның 31 мартына кадәр ЗАГС органнарында теркәлгән барлык гаиләләргә бер тапкыр 5 мең сум күләмендә бирелүче түләүгә гариза бирергә кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиент хезмәтендә эшләргә мөмкин.

Искәртеп узабыз, ил Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекун һәм попечительләргә тиеш. Түләү суммасы гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр түләнә торган өстәмә түләүне Пенсия фонды барлык гаиләләргә декабрь аенда автомат рәвештә күчерде. Республикада дәүләт түләвен барлыгы 400 мең 248 бала алды.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1-нче июленнән соң туган, яки ата-ана ел дәвамында Пенсия фондының балаларга биргән түләүләре буенча мөрәҗәгать итмәгән очракта, алар гаризаны мөстәкыйль рәвештә тапшырырга тиеш. Моны 2021 елның 31 мартына кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балалар өчен дә эшләргә мөмкин.

Моның өчен ата-аналарга гаризада баланың туу турындагы таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Балалар өчен түләү алган ата-аналарның банк счетлары ябылган очракта, шулай ук гариза кирәк булачак. Гариза баланың ата-анасы, рәсми вәкиле яки опекуны тарафыннан рус телендә тутырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International