Әлки бадминтончылары икесенә алты медаль яулады

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

19-20 мартта "ТР Бадминтон өметләре" республика ярышлары узды.

Казанда «ТР Бадминтон өметләре " нең икенче туры узды. Анда Әлки спортчылары да катнашты.

 

Базарлы Матак мәктәбенең 5Б сыйныф укучысы Ралина Әхмәтова катнаш разрядта 1 урынны, парлы разрядта 2 урынны, ялгыз разрядта 3 урынны яулады. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 2А сыйныфы укучысы Зилә Зыятдинова да өч медаль яулады (парлы разрядта 2 урын, катнаш разрядта 2 урын, ялгыз разрядта 3 урын).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International