Әлки районы: каратэчы Дарья Лычникова ике тапкыр Идел буе федераль округы чемпионы булды

2021 елның 23 марты, сишәмбе

19-21 март көннәрендә Димитровградта киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.

Ярышларда Россиянең 7 регионыннан 420 спортчы катнашты. Әлки спортчылары үзләрен яхшы яктан күрсәтә алдылар. Софья Бухарова, Ринас Нотфуллин, Ринат Сабиров ярышларның бронза призерлары булдылар. Дарья Лычникова барлык көндәшләрен дә җиңде һәм икенче тапкыр киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International