Районда 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында су полосы буенча турнир башланды.
Ярышлар 22-26 мартта «Ләйсән»йөзү бассейнында узачак.
Кичә районның су полосы буенча спорт мәктәбе турнирын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, «Актай» район командасы Бөтенроссия ярышларында югары нәтиҗәләргә иреште һәм бүген кунакларны үзендә кабул итә. Илнур Йосыпов турнирда катнашучыларга матур, нәтиҗәле уеннар һәм уңышлар теләде.
Ярышларның беренче көнендә «Актай» һәм «Яшьлек» яшүсмерләр командалары арасында очрашулар узды. Әлки ватерполчылары бер очко белән (12:11) Мәскәү спортчыларын өстен чыкты. Республиканың кызлар җыелма командасы Новосибирск командасын 30:4 исәбе белән тар-мар итте.
Бүген түбәндәге уеннар узачак:
Новосибирск – "Актай" (егетләр)
"Яшьлек" – ТР кызлар җыелма командасы