“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе инша конкурсы игълан итә

2021 елның 23 марты, сишәмбе

«Әлки хәбәрләре» газетасы редакциясе мәктәп укучылары арасында «Туган авылымны яратам»дип исемләнгән инша конкурсы игълан итә.

Җиңүчеләр дипломнар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнәчәк. Остазлар (педагоглар, ата-аналар, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре) аерым бүләкләнәчәк. Шул ук вакытта эш кураторын күрсәтергә кирәк. Материалның күләме А4 форматындагы ике биттән артмаска тиеш. Үз кулың белән язылган иншалар кабул ителә. Яшь әлкилеләр язмаларыгызны көтәбез. Иң яхшы эссе газетада басылачак. Иншаларны үзегез турындагы  төгәл мәгълүматлар күрсәтеп редакциянең alkred1604@mail.ru электрон җибәрергә мөмкин. Конкурсны үткәрү вакыты: 29 марттан 30 апрельгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International