Әлки укучылары каникулларны файдалы үткәрә

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бу атнада укучылар язгы каникулларда ял итәләр.

Каникулларны актив һәм файдалы үткәрү өчен һәр мәктәптә төрле мәдәни һәм спорт чаралары, конкурслар оештырыла.

Ә район киноучреждениесе балаларга көн саен «Колос»кинотеатрында нәфис фильмнар, мультфильмнар күрсәтә. Авыл мәктәпләреннән балаларны кинога автобусларда алып киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International