2021 елның 26 апреленнән 30 маена кадәр Әлки муниципаль районы территориясендә 2022 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирү узачак. Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык кешеләр катнаша алачак. Платформага керү ГОСУСЛУГИ порталы аша тормышка ашырылачак, бары тик теркәлгән кулланучылар гына тавыш бирә алачак.
Тавышка түбәндәге территорияләр сайланды:
- Спорт скверы (Көнчыгыш ур., 2), Базарлы Матак авылы
- Актай елгасы яр буе, Базарлы Матак авылы
- Җиңү паркы, Яшьләр ур., Чуаш Кичүе авылы