Татарстан Республикасының Әлки районында Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, быел картлык буенча пенсия алу хокукын бирә торган яшьне арттыру буенча күчеш чоры дәвам итә.
2021 елда пенсияләр яңа пенсия яшеннән 1,5 елга иртәрәк билгеләнә: 56,5 яшьтә хатын-кызларга һәм 61,5 елда ир-атларга, ә быел элеккеге пенсия яшенә җитүчеләргә, күчеш чоры буенча, картлык буенча пенсия 2024 елда билгеләнәчәк.
Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә.
Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Әлки районы Пенсия фонды хәбәр итә.
Январьдан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә.
Шунысын искәртү урынлы, Россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез калды. Беренче чиратта бу пенсиягә вакытыннан алда ташламалы чыгу хокукына ия булучыларга кагыла. Шахтерлар, тауларда эшләүчеләр, коткаручылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, куркыныч яисә зарарлы эш шартларында эшләүчеләр – шундыйлардан. Эш белән тәэмин итүчеләр әлеге категориягә караган гражданнар өчен иминият фондына өстәмә взнослар күчерәләр һәм алар, элеккегечә, пенсиягә 55 һәм 60 яшьтә чыгалар.
Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукы шулай ук укытучылар, табиблар һәм башка кайбер иҗади һөнәр ияләре өчен дә саклана. Аларга түләү билгеле бер яшькә җиткәч түгел, ә тиешле күләмдә хезмәт стажы туплагач билгеләнә. Пенсия шулай ук, пенсия яшен арттыруның күчеш чоры таләпләре кысаларында билгеләнә. Мәсәлән, 2021 елның апрелендә тиешле күләмдә педагоглык стажы туплаган авыл укытучысы пенсиягә тагын 3 елдан соң, 2024 елның апрелендә чыгачак.
Төньякта яшәүчеләр быел пенсиягә гомуми пенсия яшенә караганда 5 елга иртәрәк чыга, ләкин күчеш чорын исәпкә алып. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен минималь Төньяк стаж үзгәрмәде һәм, элеккечә үк, Ерак Төньякта 15 календарь ел һәм тиңләштерелгән районнарда 20 календарь ел тәшкил итә. Гомуми иминият стажы буенча таләпләр шулай ук хатын-кызлар өчен 20 һәм ир-атлар өчен 25 ел сакланып калган Һәм тәшкил итә.
Элеккеге кебек үк, пенсия алу өчен минималь пенсия коэффициенты һәм стаж эшләнергә тиеш. 2021 ел ахырына кадәр алар 12 ел һәм 21 коэффициент тәшкил итә. Бер ел хезмәт эшчәнлеге дәверендә бер ел стаж һәм 10 коэффициентка кадәр исәпкә алына. Стаж буенча махсус льготалар һәм пенсиягә кичектерелгән чыгу өчен бирелә торган премиаль коэффициентларга хокук булганда, ел дәвамында югарырак пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкин.
Пенсия яшенә карата таләпләрне арттыру инвалидлык буенча пенсияләргә кагылмый. Алар тулы күләмдә сакланган һәм инвалидлык төркеме билгеләнгәндә хезмәткә сәләтлелеген югалткан кешеләргә билгеләнә.
Шуны да искәртик: пенсия тупланмалары элеккечә 55 һәм 60 яшьтән иртәрәк яисә, әгәр тиешле хокук вакытыннан алда барлыкка килсә, түләнә. Табыш алу өчен Россия Пенсия фондына гариза бирергә кирәк, мәсәлән, дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин.