30 көн дәвамында марафонда катнашучыларга кирәкле документларны әзерләргә, теркәлергә һәм үз товарларын маркетплейста сата башларга ярдәм итәчәкләр.
Татарстан эшкуарларын онлайн-сәүдәгә ничек уңышлы чыгу өчен бушлай өйрәтәчәкләр. Бу хакта "Маркетплейс.Җиңел"нең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"30 көн дәвамында гариза биргән катнашучылар бушлай укулар узачак, аларга кирәкле документларны әзерләргә, теркәлергә һәм үз товарларын маркетплейста сата башларга ярдәм итәчәкләр. Проект "Маркетплейс.Легко" экспертлары, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре, шулай ук Ozon компаниясе белән килешүләр ярдәмендә тормышка ашырыла“, — диелә хәбәрдә.
Марафон экспертлары эшкуарларга товар контентын ничек эшләргә, беренче товарны ничек урнаштырырга, яки заказны эшкәртергә, аккаунтны үстерү турында сөйләячәкләр.
Катнашу өчен гаризаны 1 апрельгә кадәр +7 (843) 222-9-222 телефоны буенча бирергә мөмкин.