Язгы каникуллар вакытында балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Базарлы Матак урта мәктәбе” МБББУнең 4 "Б" сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия оештырдылар.
Ул балалар китабы атналыгына багышланган иде. Надежда Михайловна Сидорова балаларны бик җылы каршы алды һәм Э.Успенский әсәрләре буенча сәяхәт кылырга тәкъдим итте.
Балалар зур кызыксыну белән язучының иҗаты турында тыңладылар, табышмаклар, ребуслар, шарадалар чиштеләр.
Балалар бик күп тәэсирләр һәм хис-кичерешләр алдылар.
Нәтиҗәдә, барлык укучылар да яхшы, пөхтә китап укучыл һәм китапханәнең еш кунаклары булырга сүз бирделәр.