Әлки районында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2021 елның 26 марты, җомга

2021 елның 26 марты, җомга

Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара район мәдәният йортында узды. Бәйрәм кичәсен ачып, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дарья Хәлилова авыл халкы өчен бәйрәм оештыручыларга эшләрендә уңышлар теләде.

Китапханәчеләр, клуб мөдирләре, музыка мәктәбе укытучылары, музей һәм киноучреждение хезмәткәрләре адресына котлаулар һәм җырлар яңгырады.

Һөнәре буенча иң яхшыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International