25 март көнне яшьләр арасында «БИТУМ» интеллектуаль уены Әлки районы аграр көллияте базасында узды.
Чара район авыл яшьләренең социаль активлыгын арттыру проектын тормышка ашыру кысаларында узды. Уенны Әлки муниципаль районында Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Нуруллина Роза оештырды.