Клиент көненә багышланган мәгълүмат кампаниясе кысаларында Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы гражданнарга ведомстволар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
2021 елның 30 мартында экспертлар «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында күчемсез мөлкәтне рәсмиләштерүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Әлеге чара Казан шәһәре, Калинин ур., 3 нче йорт адресы буенча («Яхшы куллар» склады) 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак. Түләүсез юридик консультация алу өчен 8 (843) 236-65-61 телефоны буенча алдан кабул итүгә язылырга кирәк.
2021 елның 31 мартында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Росреестр һәм Кадастр палатасы экспертлары дәүләт кадастр исәбендә тору һәм күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәү сораулары буенча кайнар линия уздырачак.
«Кайнар линия» гә шалтыратып, теләгән һәркем белә ала:
- Нинди очракларда килешү туктатылырга мөмкин?
- Күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алуны туктатып торганда нинди гамәлләр тәртибе бар?
- Документларны карау һәм теркәлүне туктатып торудан башка кире кайтару ни белән аерылып тора?
Кайнар линия телефоны: (843)255-25-71.