Әлки укытучысы “Туган тел” Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булган

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

​​​​​​​Чуаш Борнае урта мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Яргунина “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар конкурсы лауреаты булган.

Туган тел укытучылары арасында әлеге бәйге Казанда узган. Мөгаллимнәр анда тел һәм әдәбият дәресләре үткәрү буенча мастер-класс күрсәткәннәр, проект яклаганнар. Шулай ук “Түгәрәк өстәл”дә катнашканнар. Безнең укытучы барлык бу сынауларны уңышлы узган. Район мәгариф идарәсе методисты Фәүзия Гыймадиева әйтүенчә, Любовь Яргунина зур тәҗрибәгә ия, тирән белемле педагог, чуаш теле укытучыларының район берләшмәсе җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International