Әлки районында тантаналы рәвештә Каргалы клубы хезмәткәрләрен пенсиягә озаттылар

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Лаеклы ялга китүче авыл клубы хезмәткәрләре хөрмәтенә бенефисны бу ял көнне Каргалыда үткәрделәр.

Мәдәният йорты мөдире Гөлчирә Хәсәншина сәнгатькә 26 ел гомерен багышлаган, ә техник хезмәткәр Флера Яхина -32 ел. Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, туганнары, авылдашлары аларны лаеклы ялга озатырга җыелды. Озак еллар намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дарья Хәлилова Гөлчирә Хәсәншинага район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Мәдәният бүлегенең Мактау грамотасына намуслы хезмәте һәм юбилей датасы уңаеннан Флера Яхина лаек булды.

Бәйрәм программасы барышында хөрмәтле хатын-кызлар адресына бик күп котлаулар яңгырады. Клуб җитәкчесе адресына җылы сүзләрне кичәгә килгән авыл халкы әйтте, алар өчен клуб үз сәләтләрен күрсәтү, белем алу, серләрен белән уртаклашу урыны да булды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр җирлектә үткәрелә торган барлык бәйрәмнәр, сайлаулар, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, шулай ук торак пунктны төзекләндерү чараларында да актив катнаштылар.

Бенефис азагында Ринас һәм Эльмира Шиһаповлар, районның башка клуб учреждениеләреннән килгән хезмәттәшләре башкаруында җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International