Әлки районыннан Руслан Сутягинны «Корстон»да бүләкләделәр

2021 елның 30 марты, сишәмбе

25 мартта «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында республикада фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Руслан Сутягин Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Сезнең актив тормыш позициягез нәтиҗәсендә авыл җирендә яңа эш урыннары булдырыла, авылда тормыш сыйфаты яхшыра, авыл кешеләренең хезмәткә ихтыяҗы һәм кирәклегенә ышануы кире кайта",-диелә Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров имзалаган Рәхмәт хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International