“Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе" проекты кысаларында авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында Бөтенроссия бәйгесе

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Россия авыл яшьләре берлеге «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» проекты кысаларында авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында, авыл торак пунктларын үстерү командаларын формалаштыруга, укытуга һәм озатуга юнәлдерелгән, Бөтенроссия бәйгесен (алга таба – Бәйге) гамәлгә ашыру турында игълан итә.

Конкурста катнашу өчен дистанцион укыту системасында теркәлергә, (алга таба – СДО   РССМ), «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» дигән курска язылырга, команда төзергә һәм 2021 елның 30 апреленә кадәр Бәйге биремен Бәйге турындагы Нигезләмә нигезендә үтәргә кирәк.

Бәйге турында мәгълүмат сайтта басыла: https://rssm.su/. Конкурска теркәлү, тәкъдим итү һәм төп конкурс процедуралары СДО РССМ http://edu.rssm.su. аша гамәлгә ашырыла

Элемтә өчен мәгълүмат: Надежда Закондраева, электрон адрес: edu@rssm.su тел. 8(499)605-86-50, 8(903)221-44-08.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International