Агымдагы елның мартында РФ Хөкүмәтенең «ФОТ 2.0» программасына алмашка шундый ук «ФОТ 3.0»программасы килде.
Кредит бирүнең ташламалы программасы буенча эшкуарлар пандемиядән соң иң аз торгызылган тармаклардан елына 3% лы кредитлар алырга мөмкин. Бу программада безнең районнан бер эшмәкәр дә катнаша. Бу хакта район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лариса Давыдова хәбәр итте.
Ул акча "ФОТ 2.0" программасы буенча эшчәнлекне яңартуга кредит алучыларга гына бирелүен билгеләп үтте. Ул чакта кредитлар 2% ка бирелә иде.
Кредит күләме предприятиедә эшләүчеләрнең санына, МРОТтан чыгып, һәр хезмәткәргә бәйле.