ТР Икътисад министрлыгы 2021 елның гыйнвар-февраль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг бастырып чыгарды.
Әлки районы рейтингның 24нче урында урнашкан. Узган ел белән чагыштырганда, 2021 елның беренче ике ае нәтиҗәләре буенча безнең район рейтингта 4 позициягә күтәрелгән.
Тулаем алганда, 2021 елның 1 мартына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,5% тәшкил итә. 37 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән. Әлки районында эшсезлек дәрәҗәсе 0,58% тәшкил иткән.
Бер җан башына исәпләгәндә республика буенча төяп җибәрелгән продукция күләме уртача 126,41 мең сум тәшкил итте, республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләр Әлмәт (845,9 мең сум), Түбән Кама (356,6 мең сум) һәм Яңа Чишмә (302,3 мең сум) муниципаль районнарында теркәлгән.