Китап сакчысы Лилия Хәйруллина кызларга һәм малайларга районыбыздан чыккан язучылар һәм шагыйрьләр турында сөйләде. Балалар сораулар бирделәр, якташларының әсәрләре белән кызыксындылар. Әхмәт мәктәбен тәмамлаган, китап сөюче Инсаф Зәйдуллин кече ватанына багышланган шигырьләрен укыды. Инсаф Казанда яши, ветеринария табибы булып эшли, китапларга, шигъри иҗатка булган мәхәббәтен яшь китап укучыларыбызга җиткерергә тырыша.
Аннары Лилия Хәйруллина җыелучыларны кайнар нокталарда хезмәт иткән якташларыбызга багышланган “Вакыт безне сайлады” китабы белән таныштырды. Чара ахырында балалар кәгазьдә район символларын сурәтләде.