Базарлы Матак мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Максим Яковлев инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабында призер булды.
Мөмкин булган 110 баллдан ул 104 балл җыйды һәм мәктәп укучылары арасында Татарстанда инглиз телен иң көчле белүче бишлегенә керде.
Максим балачактан чит телләрне өйрәнү белән шөгыльләнә, төрле олимпиадаларда, инглиз теле буенча конкурсларда актив катнаша. Ул «Инглиз телен өйрәнәм», «Эрудит»республика тел олимпиадаларында даими җиңүче һәм призер. Март аенда Максим район укучылар командасы составында Байлар Сабасында мәктәп укучылары өчен Икенче Республика Туган тел фестивалендә катнашты, анда туган тел һәм чит телләрне өйрәнү буенча мастер-классларда уңышлы чыгыш ясады. Инглиз теленә мәхәббә орлыкларын сәләтле малайга классныйф җитәкчесе, остазы, укытучы Галия Сафина салган.
Сәләтле малай туган телен өйрәнү белән дә мавыга. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз " Бөтенроссия акциясендә чуаш телендәге әкият язылган видео белән катнашып конкурс дипломанты булды.
Ә тагын Максим бик матур итеп рәсем ясый. Матур сәнгатькә ул педагог Гөлфия Билаловада яшь рәссамнарның «Күңелле акварель» берләшмәсе дәресләрендә шөгыльләнә. Шушы көннәрдә ул кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгына багышланган «Космик әкият-2021» район конкурсында беренче дәрәҗә дипломга ия булды. Малай "Графика" техникасында Юрий Гагарин портретын сурәтләгән. Конкурс С.Лисенков исемендәге музей тарафыннан оештырылды.