Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан инвалидлары һәм сугышта катнашучылар Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге аша түләүләр алачак.
"Безнең районда Җиңү көненә 4 ветеран акча алачак. Шуларның 1се-Бөек Ватан сугышы инвалиды, 3се-Бөек Ватан сугышы ветераны. Түләү ПФРның территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла», – дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Әлки районындагы бүлеге начальнигы Рәис Галләмов.
Аның күләме 10 мең сум тәшкил итә, ветераннар аны апрель аенда алачак. 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларга бер тапкыр бирелә торган акча РФ Президенты Владимир Путинның «Җиңү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга еллык акчалата түләү турында»гы указы нигезендә билгеләнә.