Вакцинация нигә кирәк?

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча кискен бәхәсләр дәвам итә. Без фикер алышуга кушылырга булдык.

Ни өчен вакциналар кирәк? Чөнки без күпчелек микроблар белән көрәшергә мөмкин булган иммун системасы белән туабыз.

Тик бала тудыру йортында ук балаларга туберкулездан һәм гепатиттан прививка ясый башлыйлар.

Эш шунда ки,тумыштан килгән үзенчәлекле иммунитет, ягъни конкрет микробларга каршы юнәлтелгән иммунитет юк. Дөрес, кайбер антителлар яңа туган сабыйга әнисеннән, әмма беразга гына тапшырыла.

Вакцинациянең максаты-кешене аеруча куркыныч һәм еш очрый торган инфекцияләрдән саклау. Чөнки алар бар! Әйтик, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, һәр көнне туберкулездан 4000 кеше үлә һәм 27000 кеше авырый башлый. Яхшы гигиена шартлары, кызганычка каршы, һәрвакыт ярдәм итми. Россиядә бер тапкыр кулланыла торган медицина эшләнмәләре киң таралуга карамастан, гепатит белән йогышлау юллары структурасында беренче урында билгеләнмәгән чыганак (50% ка якын) тора. Аларның барысы да вакытында прививка ясамавы кызганыч бит!

Ләкин бу әле барысы да түгел. Онкологик авыруларның этиологиясе турында яңа мәгълүмат барлыкка килгәч, вакциналар билгеләү турында күзаллаулар да үзгәрә. В гепатиты һәм кеше папилломасы вакцинасын күп кенә табиблар хәзер нигезле рәвештә "яман шештән прививкалар" дип атыйлар, чөнки алар гепатитны һәм папиллома барлыкка килүне генә түгел, ә бәлки инфекцион процесс нәтиҗәсе булган аналык муентыгы һәм бавыр яман шешен дә булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Организмга вакцина кертү кешедә тиешле инфекциягә каршы иммунитет формалаштыра.

Вакциинациянең мәгънәсе шунда ки, кеше организмына вакциналар - төрле инфекцияләрнең хәлсезләнгән яки үтерелгән кузгаткычлары, аларның фрагментлары яки ясалма синтезланган аксымнар кертелә. Нәтиҗәдә үзенчәлекле иммунитет - конкрет кузгаткычтан яклау барлыкка килә. Бу "күнегүләр" реаль микроб белән очрашканда иммун җавабын формалаштыруга вакытны әрәм итмичә тиз җавап бирергә мөмкинлек бирә. Мондый яклау авыруның табигый агымы белән бәйле катлауланулардан качарга ярдәм итә.

Заманча вакциналар куркынычсыз һәм нәтиҗәле. Аларның күбесе тотрыклы иммунитет формалаштыра һәм организмны озак елларга инфекцияләрдән саклый.

Безнең илдә инде озак вакыт киң прививка кампаниясе уза. Махсус документ - Илкүләм прививкалар календаре эшләнде һәм расланды. Ул Россиядә вакцинация уздыру тәртибен билгели.

Профилактик прививкалар исемлеге даими тулыландырыла. Соңгы яңалыклардан - SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирус инфекциясенә каршы иммунизация.

Прививкаларның милли календарена туры китереп прививкалар ясатмау – автомобиль руле артына утырганда ременне эләктермәү белән бер. Нәтиҗәсе ничек булыр... кем белә?

Моннан тыш, вакциналар үзебезне генә түгел, ә тирә - юньдәге кешеләрне дә, мәсәлән, медицина күрсәткечләре буенча прививка ясата алмаучыларны да саклый.

Инфекцияләр таралуны туктату өчен, һәркайсыбызга үзенә тәкъдим ителгән прививкалар ясатырга кирәк.

Вакцина коткара!

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге территориаль бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Г. А. Әхмәтҗанова

Башкаручы Абзалов А.Ф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International