Ашан гипермаркетында Татарстан фермерлары катнашында ярминкә узачак

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Ярминкәдә 20дән артык фермер хуҗалыгы катнашачак. Сату нәтиҗәләре буенча иң яхшы фермер хуҗалыклары белән сәүдә челтәре контрактлар төзергә ниятли.

Чара 17-18 апрельдә Җиңү Проспекты, 91 адресы буенча урнашкан “АШАН Южный” гипермаркетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән узачак. Кибет территориясендә махсус зона бүлеп биреләчәк, анда һәр фермер үз ассортиментын тәкъдим итәчәк. Ярминкә барлык санитар кагыйдәләрне үтәп узачак.

“Безнең республикада бүген 4 меңгә якын фермер бар. 2020 елда фермерлар шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән бергә 131,9 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерделәр. Бу - республика күләменең яртысы. Республикада кече хуҗалыкларны үстерү буенча казанышларның күпчелеге дәүләт ярдәменә бәйле, ел саен 2 млрд. сумнан артык дәүләт ярдәме бирелә, ә 2020 ел нәтиҗәләре буенча 3 млрд.сумнан артык булды. Әмма, продукция җитештерү бер хәл, аны уңышлы сатарга да кирәк бит әле. Шуңа күрә без фермерларның продукциясен алга этәрүгә юнәлдерелгән мондый чараларны хуплыйбыз һәм актив ярдәм итәбез”, - дип билгеләп үтте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Чарада Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм “АШАН Южный” гипермаркетының сатып алулар бүлеге һәм дирекциясе белән берлектә сайлап алынган 20дән артык фермер хуҗалыгы катнаша. Азык-төлек сегментында клиентларга сөт, ит гастрономиясе, туңдырылган ярымфабрикатлар, ЗОЖ продукциясе, милли десертлар, бакалея товарлары һәм эчемлекләре тәкъдим ителәчәк. Азык-төлек булмаган товарлардан текстиль һәм аяк киеме булачак. Сәүдә челтәре сату нәтиҗәләре буенча иң яхшы фермер хуҗалыклары белән контрактлар төзергә ниятли.

“Ярминкә - уникаль вакыйга, һәм без фермерларга үз продукцияләрен киң даирә кулланучыларга тәкъдим итү мөмкинлеген бирәбез. “АШАН” фермер хуҗалыклары белән партнерлыкны актив үстерә һәм барлык төбәкләрдә дә кече бизнес үсешенә ярдәм итә. Клиентлар югары сыйфат стандартларына туры килерлек җирле продукцияне лаеклы бәяләр дип өметләнәм”, - диде “АШАН Южный” гипермаркеты директоры Наталья Кочкина.

Бер атнадан, 24-25 апрельдә, Казан шәһәре, Хөсәен Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча урнашкан “АШАН Парк Хаус” гипермаркетында икенче фермер ярминкәсен уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International