Фәргать Әкбәров: елгада су көннән-көн кими

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Көзеннән җирләр дә туңып калды. Ә язгы гөрләвекләрне, елгалар ярларына тулып акканны күзәтә алмадык.

Быел язгы ташу булмады, дип гаҗәпләнә халык. Кар катламы калын иде бит. Көзеннән җирләр дә туңып калды. Ә язгы гөрләвекләрне, елгалар ярларына тулып акканны күзәтә алмадык.

Район гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина бу җәһәттән болай ди:

–Бу язда районда җиде торак пунктны су басу куркынычы бар иде. Сөенечкә, һава торышы безнең өчен уңай килде. Көндез кояшлы, җылы, ә төннәрен салкын булды. Шуңа, кар күп булса да, дәррәү эремәде, ә эрегән кадәре җиргә сеңеп барды. Елгаларда бозлар тыгылу   күзәтелмәде, су да акрынлап кына күтәрелде, аның биеклеге  критик күрсәткечкә җитмәде. Дөрес, чокырларда, урманнарда кар әле бар, киләсе атнада яңгырлар да фаразлана, шулай да торак пунктларны су басу булмас дип ышанып әйтергә була.

Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров та быелгы язның табигатенә бераз гаҗәпләнеп сөйли:

–Безнең Иске Камка авылында мин үземне белгәннән бирле Кече Чирмешән сулары ташып, Тегермән урамы утрау булып бүленеп кала иде. Былтыр кар аз булса да, ташу суы үзәнгә җәелде, берничә көн халыкка көймә белән азык- төлек китерүдә ярдәм иттек. Быел урамга юл өзелмәде. Кече Чирмешәндә ел да су 6 метрга күтәрелсә, быел ул күп дигәндә 3,5 метрга артты. Хәзер елгада су көннән-көн кими. Кар сулары җиргә сеңеп, дым запасы туплангандыр инде,–ди җитәкче.

Әлки «Мелиорация» ПМК җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев та елгаларда һәм буаларда язгы суларның аз булуына гаҗәпләнгән.

– Узган ел без Яңа Сихтермә авылы янында зур буа төзедек һәм файдалануга тапшырдык. Безнең фаразларга караганда, буа язгы су белән тулырга тиеш иде. Әмма буа яртылаш кына тулы. Бу искиткеч. Кырлардан һәм урманнардан, гадәттә, су көчле килә иде. Яңа буага су берничә чишмәдән килә. Ул акрынлап тулыр дип өметләнәбез, – ди Әнвәр Мәрдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International