Әлки боксчылары республика турнирында уңышлы чыгыш ясады

2021 елның 16 апреле, җомга

Космонавтика көне алдыннан Чирмешән авылында бокс буенча республика турниры узды.

Ярышларда безнең спортчылар да катнашты. Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары яхшы нәтиҗә күрсәтте. Эмиль Вәлиев алтын, Ислам Фәсахов, Камил Хәсәнов һәм Илдан Хәмитов өченче урыннарны яулады.

Спортчыларны һәм аларның тренеры Ленар Ситдыйковны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International