Ана капиталын куллану кагыйдәләрендә үзгәрешләр

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Әлки районындагы Россия пенсия фонды хәбәр иткәнчә, 2021 елның 11 апреленнән башлап Ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021.26.02, 93№ приказы) сертификат хуҗасы үзенең булачак тупланма пенсиясен булдыруга акча юнәлткән һәм алга таба аларны башка максатлар өчен сайлап алган очракларга гына кагыла.

Акчаларны кире алуның төзәтелгән тәртибенә ярашлы рәвештә, әгәр сертификат хуҗасы үзенең тупланма пенсиясен формалаштыруга МСК акчаларын җибәрү турындагы алдагы карарын үзгәртсә, аңа Пенсия фондына гариза бирергә һәм 6 ай дәвамында әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем алуга яисә инвалид балаларга социаль җайлаштыруга күчерергә кирәк.

Әгәр күрсәтелгән вакытта гаилә вариантларның берсен дә сайламаган булса, законда срокны озайту каралган. Өстәвенә, вакытны бер тапкыр озайтырга мөмкин, тиешле гариза язып. Әгәр карар шулай да кабул ителмәсә, ПФР билгеләнгән сроктан соң 3 ай узгач, пенсия тупланмалары акчаларын шул ук НПФга яки элегрәк формалашкан УК күчерәчәк.

2007 елдан бирле Әлки районында ана капиталына 1485 сертификат рәсмиләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International