Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган түләүләргә кереште.
Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрель аенда ук бирелә.
«Безнең районда Җиңү көненә еллык түләүне 4ветеран алачак. Шуларның 1 се Бөек Ватан сугышы инвалиды, 3 се Бөек Ватан сугышында катнашкан. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагындагы мәгълүматларга нигезләнеп түләнә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фондының Әлки районындагы пенсия фонды башлыгы Рәис Галләмов.
Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.