Татарстанда шәһәр читендәге күчемсез милеккә ыгы-зыгы (ажиотаж) дәвам итә

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

2020 ел белән чагыштырганда, фатирларга, шәхси йортларга һәм җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 2,5 тапкырга арткан! Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры китерә.

Әйтик, 2021 елның өч аенда ведомство тарафыннан күчемсез милек объектларына сату-алу шартнамәсенең 60 мең тирәсе теркәлгән. Узган ел алар 23 меңнән артык иде.

Шул ук вакытта Татарстан халкы фатирларны гына түгел, шәһәр яны күчемсез милкен дә актив сатып ала. Быел, мәсәлән, алар тарафыннан29,5 мең тирәсе фатирлар, 4,5 мең тирәсе - торак йортларга һәм 25,5 меңнән артык - җир кишәрлекләренә сату-алу шартнамәләре төзелгән. Узган ел, чагыштыру өчен, торак милеккә шартнамәләр саны 14,6 мең тәшкил иткән, җир кишәрлекләренә - 8,4 мең.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:

"Безнең мәгълүматлар буенча, Татарстан күчемсез милек базарында моңарчы күрелмәгән активлык күзәтелә. Күптән түгел без, мәсәлән, җир кишәрлекләренә ихтыяҗ шактый артты, һәм әлегә бу ихтыяҗ саклана, дип хәбәр иттек. Мартта, февральдәге кебек үк, 9,5 артык сату-алу килешүе төзелгән. Шулай ук республика халкы фатирларны һәм йортларны да актив сатып ала. Күчемсез милек объектларына быел 34 меңгә якын килешү теркәлгән. Узган ел алар 15 меңнән дә кимрәк иде. Безнең карашка, күзәтелгән тенденцияләр сатып алучылар өчен дә, төзелеш тармагы һәм тулаем республика икътисады өчен дә уңай күренеш булып тора».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International