Узган атнада Кама Тамагында мини-футбол буенча республика беренчелеге булып узды.
Ярышлар "Акчарлак"спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Беренче лигада 10 команда катнашты.
Беренчел этапта "Әлки" командасы бер җиңү яулады, бер матчта җиңелде, ике уен тигез исәпкә уйнады. Безнең футболчылар төркемдә өченче урынны алдылар һәм финалга чыкмадылар.