21 апрельдә Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә ТР бокс федерациясе президенты, РФ атказанган физик культура хезмәткәре Игнатьев Сергей Михайлович булып китте. Гимназиядә бокс федерациясе тарафыннан "Бокс-мәктәп" проекты тормышка ашырыла. Сергей Михайлович бокс капчыклары, перчаткалар, спорт белән шөгыльләнү өчен шлемнар бүләк итте. Спорт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәт һәм нык буын тәрбияләү –дәүләтнең өстенлекле бурычы. Спорт һәркемнең тормыш нормасы булырга тиеш!