Күпчелек кешеләр фикеренчә, аларга барлык кирәкле прививкалар инде балачакта ясалган, димәк, борчылыр нәрсә юк. Ләкин бу алай түгел. Балачакта вакцинациядән соң алынган махсус иммунитет еллар узгач көчсезләнә. Димәк, балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә прививкалар ясатырга кирәк.
Һәр өлкән кешегә 10 елга бер тапкыр столбняк һәм дифтериягә каршы ревакция үткәрергә кирәк.
Шулай ук хәзерге дөньяда бума ютәлгә каршы ревакцинация үткәрү дөрес һәм нигезле санала. Бу авыру, столбняк кебек үк, соңгы елларда ешрак очрый һәм элекке кебек үлемгә китерергә мөмкин, шул ук вакытта прививка тулысынча безне яклый.
Гепатит В цирроз һәм бавыр яман шеше үсешенә китерергә мөмкин, калган инфекцияләр - баш мие, үпкә ялкынсынуы, үлемгә китерергә мөмкин. Вирус инфекцияләрен специфик дәвалау элеккечә юк бит! Ә вакциналар - бар!
Пневмокококк инфекциясенә каршы вакцинация еш авыручы кешеләргә аеруча кирәк. Чөнки пневмокококк кешеләрнең яртысыннан артыгында сулыш юлларының нормаль флорасы компоненты булып тора һәм теләсә кайсы респиратор инфекциясе вакытында катлаулану рәвешендә үзен күрсәтә - гнойлы отит, гайморит, фарингит һәм хәтта пневмония.
Еш сәяхәт итүче яшьләргә, күп аралашучыларга, урам фастфудын яратучыларга менингококк инфекциясе һәм А гепатиты прививкалары кирәк. Ни өчен? Чөнки менингококк инфекциясе яшен тизлеге белән таралуы һәм үлем куркынычына китерүе белән аерылып тора! Ә гепатит А вирусы тышкы йогынтыларга югары тотрыклы - ул әйләнә-тирә мохит объектларында озак саклана һәм шуңа да аны йоктыру ихтималы югары.
Гегетатит А һәм менингококк инфекциясе белән хәтта югары тормыш дәрәҗәсе булган имин илләрдә дә зарарланырга мөмкин.
Сәяхәтне планлаштырганда, әлеге төбәктә инфекцияләр йоктыру куркынычы белән кызыксыныгыз. Һәм сүз сары бизгәк белән агуланырга мөмкин булган тропик илләр турында гына бармый. Россиядә вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик төбәкләр күп, анардан балаларга да, өлкәннәргә дә прививка ясыйлар.
Җил чәчәге - бөтен кешегә дә билгеле балалар авыруы, тик менә өлкәннәрдә ул бөтенләй балаларныкы булмаган проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Вируслы пневмония, җил энцефалиты,буыннар авырулары-бу әле прививка ясап, булдырмаска мөмкин булган өзлегүләрнең тулы исемлеге түгел.
Өлкәннәрдә балалар инфекциясе күпкә көчлерәк, еш кына катлауланулар белән бергә үлемгә дә китерергә мөмкин.
Әйтелгәннәрдән бары тик бер генә нәтиҗә-өлкәннәргә прививка ясатырга була һәм хәтта кирәк тә.
Ел саен апрельнең соңгы атнасында билгеләп үтелә торган Бөтендөнья иммунизация атнасы төрле яшьтәге кешеләрне авырулардан саклау өчен вакциналар куллануны бүләкләүгә юнәлтелгән.