Әлки «Россельхозцентр» белгечләре чәчү алдыннан сабан культуралары орлыкларын тикшерә

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район филиалы агрономнары чәчү сыйфатларын билгеләү өчен сабан культуралары орлыкларын кабул итүне дәвам итәләр.

«Восток-Зернопродукт» АҖ, «Хузангай» ҖЧҖ, «Яшь Көч» ҖЧҖ һәм күп кенә крестьян-фермер хуҗалыкларның чәчү алдыннан орлыкларын тикшерделәр инде. Үзәк белгечләре Хисмәтова Алсу һәм Королева Любовь бодай, арпа, солы, тары, карабодай, борчак, кукуруз, көнбагыш, күпьеллык үлән орлыкларын кабул итү һәм анализлау белән шөгыльләнәләр. Орлыкларга анализ ясау чисталык, чүпләнү, шытып чыгу, дымлылык, корткычлар белән тыгыз яшәү критерийларын үз эченә ала. Шулай ук орлыклар карантин һәм агулы чүп үләннәре булуга җентекләп анализлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International