“Әлки хәбәрләре” газетасына 2021 елның икенче яртыъеллыгына яздыру буенча почта хезмәткәрләре арасында традицион конкурс игълан ителә.
Район газетасына беренчеләрдән булып иң күп кешене яздырган, алдагы еллар белән чагыштырганда күбрәк әбүнәчене яздыруга ирешкән, матбугатка яздыру, аны вакытында өләшүдә халыкның рәхмәтен казанган почта хезмәткәрләренә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенең Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.