Әлки районы музее хезмәткәрләре «Тукай укуларында» чыгыш ясадылар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее директоры Мария Платонова һәм музей хезмәткәре Гөлнара Хәлилова «Тукай укулары-2021» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясадылар.

Алар Әлки районы язучылары һәм шагыйрьләренең биографик һәм иҗат мирасын музейда саклау һәм пропагандалау турында сөйләделәр. Якташларыбыз - шагыйрь Шамил Маннапов һәм язучы Әсрар Гали турында экспозицияләрне кулъязмалар һәм шәхси әйберләр, алар турында истәлекләр белән тулыландыруның мөһимлеге ассызыкланды.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үткән бу көннәрдә музейда төрле кичәләр, «әдәби кафелар» оештырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International