Әлкилеләр «Җиңү диктанты» язачаклар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

29 апрель көнне Бөек Ватан сугышы темасына әлкилеләр дә  «Җиңү диктанты» язачак.

«Җиңү дисканты» акциясе быел өченче мәртәбә уздырыла. Анда катнашучыларга 25 бирем үтәргә туры киләчәк. Быел Бөек Ватан сугышы башланган көннән алып 80 ел тула, шуңа бәйле рәвештә, мәсьәләләрнең бер өлеше сугышның беренче этабындагы фаҗигале вакыйгаларга кагылыр дип көтелә.

Безнең районда диктант язу буенча мәйданчыклар барлык мәктәпләрдә дә оештырылачак. Акциядә укучылар, укытучылар, шулай ук теләге булган һәркем катнаша ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International