2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча районның алкоголь базарындагы хәл

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Районда алкогольле продукцияне 69 сәүдә объектында 13 оешма ваклап сата. Район үзәгендә 21 сәүдә объекты ваклап сату белән шөгыльләнә, авыл җирлегендә 48 сәүдә объекты алкогольле продукцияне ваклап сата.

2021 елның гыйнвар-март айларында 4,2 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сату күләме 6% ка кимегән.

Кертелә торган алкогольле продукция буенча сату 13% ка кимегән, кертелә торган аракы буенча сату 3% ка арткан.

Республика җитештергән алкогольле продукцияне сату 2020 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата - 2% ка, аракы 4% ка кимегән.

Агымдагы елның гыйнвар-март айларында җан башына алкогольле продукция сату күләме 2,2% тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 94% тәшкил итә.

2021 елның 1 кварталында территориаль орган белгечләре административ тикшерү кысаларында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 4 тикшерү чарасы үткәрде. Тикшерү барышында гамәлдәге законнарны бозу очраклары ачыкланмады.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International