Район Башлыгы Александр Никошин Әлки районының ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!     

Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләү - сәламәтлек саклау өлкәсендә иң катлаулыларның берсе. Бүген катлаулы эпидемиологик вәзгыятьтә нәкъ менә сез алдынгы сызыкта торасыз һәм чын күңелдән хезмәт итәсез. Һөнәри һәм кешелек бурычыгызны намус белән үтәп, Сез инфекция белән көрәштә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез.                                 

Сезнең фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм хезмәтегезгә тугрылылыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез.                                                                                       Ашыгыч медицина ярдәме ветераннарына намуслы хезмәтләре һәм яшь белгечләргә тапшырган кыйммәтле тәҗрибәләре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә.                    

Чын күңелдән Сезгә, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, ак бәхет һәм иминлек телим!    

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International