Әлки яшьләре республика грантлар конкурсы кысаларында проектлар тәкъдир иттеләр

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

26 апрельдә районда «Яшьләр тавышы»яшьләр форумы узды.

Проект сессиясендә Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты. Яшь әлкилеләр алдында чыгыш ясап, ул проект идеясе авторының аны тормышка ашыруга шәхси җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

– Үз проектыңның инициаторы булу, идеяне тормышка ашыруда кызыксыну булу мөһим. Югыйсә бернинди нәтиҗә дә булмаячак, - диде ул.

Сөләйманов район халкына кирәкле чаралар һәм проектлар эшләргә кирәк, дип өстәде. Проектны, сроклардан башлап, смета исәп-хисапларына кадәр җентекләп эшләп бетерергә кирәк.

Әлки яшьләре республиканың яшьләр эшләре буенча министрлыгы вәкиленә сигез проект тәкъдим итте. Тимур Сөләйманов грантлар конкурсында алга таба катнашу өчен проектларны эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International