Әлки районында Иң зирәк "Чаваш пики-2021" яши

2021 елның 30 апреле, җомга

25 апрельдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Татарстанның Чуваш чибәре-2021» («Чаваш пики-2021») Х Республика матурлык конкурсының финал этабы узды.

Чара чуаш халкының милли мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклауга юнәлдерелгән.

​​​​​​​ Финалда «Чаваш пики»район конкурсларында җиңүчеләр катнашты. Алар атна дәвамында республика башкаласында яшәп, әзерлек белән шөгыльләнделәр. Быел Татарстанның Чуваш чибәре исеменә 12 кыз дәгъва кылды. Борискино урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Анастасия Родионова “Чуаш гүзәле” республика бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясады. Настя әлеге бәйгенең район этабында җиңү яулаган иде. Ул уку отличнигы, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнаша, берничә тапкыр районның чаңгы ярышларында җиңү яулаган, волейбол белән мавыга.

Алар биш сынауда ярышты. Конкурсантлар визит карточкасы белән чыгыш ясадылар, үзләре, гаиләсе, мавыгулары турында сөйләделәр. Конкурсның икенче биреме чуаш милли ризыгын әзерләү иде. Милли ризык бәйгесенә ул баланлы чөгендер бәлеше әзерләп барган иде. Иҗади номер мөһим сынау булды. Безнең Настя үзе гитарада уйнап туган телендә  җыр башкарды, интеллектуаль уенда уңышлы чыгыш ясады. Финалда барлык кызлар да ак бал күлмәкләреннән чыкты.

Атна буе бик нык әзерлек барды. Безнең белән хореографлар, вокалчылар, визажистлар, стилистлар, фотографлар, психолог эшләде. Безне күп нәрсәгә өйрәттеләр, бу бәһасез тәҗрибә. Миңа барыннан да бигрәк хореографлар белән дәресләр, балга чыгу репетицияләре ошады. Конкурска әзерлек вакытында мин барлык катнашучылар белән дуслаштым. Әлбәттә, кыенлыклар да очрады, әмма әти – әниемщ, дусларыма, авыл мәдәният йорты мөдире Анастасия Дмитриевага ярдәмнәре өчен мин бик рәхмәтле, - дип уртаклашты безнең белән Анастасия Родионова.

Барлык биремнәрне уңышлы үтәп, Настя “Иң зирәк чуаш кызы” исеменә ия булды.

“Чуаш гүзәле-2021” титулы Чүпрәле районыннан Алия Карусевага бирелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International