Төп бәйрәм чаралары район үзәгендә була. Бәйрәм иртәсендә (9.00) Базарлы Матакта Җәяүлеләр бульварында мәдәният хезмәткәрләре “Җиңү хәтере” сугышчан хроникасы композицияләре оештырачак.
9.45 сәгатьтә Мәңгелек ут каршындагы мәйданга Бөек Ватан сугышы ветераннары белән машиналар колоннасы килә. Сәгать 10 да биредә тантаналы митинг башлана.
Үзәк паркта иртәдән С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее Бөек Ватан сугышына багышланган экспозицияләрен урнаштырачак. Биредә шулай ук хәрби кыр кухнясы эшләр, бәйрәмдә катнашучылар “солдат боткасы” авыз итә алыр.
Авылларда да Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар узачак.