Әлки районында апрельдә малайлар кызлардан биш тапкыр күбрәк туган

2021 елның 8 мае, шимбә

Район ЗАГС  бүлегендә апрельдә дөньяга килгән алты бәби теркәлгән.

Аларның бишесе малай, берсе кыз. Узган айда ишле гаиләләр тагын да арткан. Өч гаилә өченче балалары туу шатлыгын кичергән. Түбән Биктимер авылында яшәүче Илнар һәм Рузилә Заһидуллиннарның исә дүртенче сабыйлары – кызлары дөньяга килгән. Ел башыннан бирле  ЗАГС бүлегендә 27 малай, 15 кыз исәпкә алынган.

Апрельдә бер генә пар никахлашкан. Туйларның аз булуы православныйларның Бөек посты, ә мөселманнарның ураза ае апрельгә туры килү белән дә бәйледер, мөгаен. Ә ел башыннан бирле 22 гаилә төзелгән. Үткән айда биш пар араларын өзгән, ел башыннан исә тугыз гаилә аерылышкан. Ни кызганыч, апрельдә 19 райондашыбыз (дүрт айда – 98) арабыздан киткән.

Чагыштыру өчен: 2020 елның апрелендә ЗАГС бүлегендә 7 бала (ел башыннан 38)  исәпкә алынган, никахлашу (ел башыннан – 16), аерылышу (ел башыннан – 7) булган, 24 кеше (103) бакыйлыкка күчкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International