Әлки районының Базарлы Матак авылында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды

2021 елның 11 мае, сишәмбе

 Азат итүче солдат һәйкәле янында авыл халкы җыелды. Мәйдан үзәгендә мактаулы урыннарда Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары утырды.

Митинг Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж белән башланып китте. Сугыш чоры җырлары яңгырады, мәдәният хезмәткәрләре сугыш елларындагы авыл тормышын сәхнәдә күрсәтте.

Җиңү көне белән муниципаль район Башлыгы Александр Никошин котлады. Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңү көне белән котлавын укыды.

Равил Кузюров үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Җиңү көне - илебезнең барлык халкы өчен иң төп,һәм һәркемнең яраткан бәйрәме. «9 майда без илебезне фидакарь рәвештә саклаган һәм Бөек Җиңү көнен якынайтып, тылда хезмәт куйган кешеләргә тирән ихтирам һәм ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ул. Сезнең алда баш иябез, батырлыгыгыз, ныклыгыгыз, тыныч күк йөзе, балаларыбызның бәхетле елмаюлары өчен тирән рәхмәтебез. Нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә".

Тантаналы митинг бер минутлык тынлык һәм автоматлар залы белән тәмамланды. Аннары махсус техника колоннасы узды.

Тантаналы чарадан соң сугышчан дан музеенда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International