«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.05.2009 ел, 696№ карары белән расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында , түбәндәге юнәлешләр буенча, 2022 һәм 2023-2024 елларның планлы чорына гаризалар тапшырырга мөмкин:

- авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту;

- торак урыны наймы шартнамәләре буенча бирелә торган торак төзелеше;

- компактлы торак төзелеше өчен авыл территорияләрендә урнашкан инженерлык инфраструктурасы объектларын төзекләндерү һәм мәйданчыкларны төзекләндерү проектларын тормышка ашыру;

- авыл территорияләрен төзекләндерү;

- авыл территорияләрендә эшчәнлек алып баручы индивидуаль эшмәкәрләргә һәм оешмаларга уку килешмәләре һәм максатчан белем алу турындагы шартнамәләр буенча фактта тотылган чыгымнарны каплау;

- Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм башка белем бирү оешмаларында укучыларның хезмәт хакына һәм яшәүгә бәйле фактта тотылган чыгымнарны авыл территорияләрендә эшчәнлек алып баручы индивидуаль эшмәкәрләргә һәм оешмаларга каплау.

Финанслау дәрәҗәсе исәптән кабул ителә: федераль бюджет-81%, Татарстан Республикасы бюджеты – 19%.

Хөрмәтле Әлкилеләр! Барлык сораулар буенча 8(84346)21753 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International