Моның өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки „Халык контроле“ мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Кулланучы кирәкле кырларны тутырырга тиеш булачак.
Аерым алганда, хәбәрне калдыру өчен «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фотоматериалны йөкләргә, координаталарны (адрес) күрсәтергә, вакыйга исеме, тулырак мәгълүматны күрсәтергә, публикация кагыйдәләре белән ризалыкны расларга һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.
Омбудсмен белдергәнчә, гариза кабул ителгәннән соң, ул call-үзәккә җаваплы башкаручыларга эшкә җибәрелә. Системада ачык һәм ябык керү турында хәбәрнамәләр бар. Шулай итеп, ачык хәбәрнамәләр системаның тышкы интерфейсында чагыла, ә ябыклар бары тик мөрәҗәгать итүчегә һәм министрлыкларның яки җирле үзидарә органнарының җаваплы башкаручыларына гына күренә.
Ун көн дәвамында башкаручы тарафыннан, хәбәрнамәдә күрсәтелгән мәсьәләне хәл итү өчен законлы нигезләр булмаган очракта, чаралар күрелә — «планлаштырылган» яки «мотивлаштырылган баш тарту» статусы билгеләнә.
Хаталар турында системага шулай ук «Юл хәрәкәтен оештыру» категориясе буенча хәбәр итәргә мөмкин. «Гражданнар, мәсәлән, торак пункт атамасында татар телендә язуда хата бар дип хәбәр итәләр. Моннан тыш, хаталар аншлагтагы адреста, тукталыш павильоннарында, юл күрсәткечләрендә очрый".