Иртәгә, 18 май көнне, 17:45 сәгатьтә #ЖильёМолодымРТ дип аталган туры эфир үтәчәк. Туры эфир кысаларында (zoom, YouTube платформаларында) төгәл һәм ачык формада Татарстандагы яшьләрнең үз фатирларын сатып алуда ярдәм итүче дәүләт ярдәме программалары һәм проектлары планнаштырыла. Шулай ук, документлар җыю буенча төгәл инструкция, учетка басу, Дәүләт торак фонды белгечләре-экспертлары, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының башкарма комитетлары катнашында торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменең кулай механизмын сайлау мәсьәләсе каралды.
Татарстан Республикасында яшьләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтү буенча 4 механизм гамәлгә ашырыла:
1) «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында торак бәясенең 35% ына кадәр түләүсез субсидия;
2) «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»гы Татарстан Республикасы Законы кысаларында 15 елга торак бәясенең 60% кадәр процентсыз түләү;
3) Яшь гаиләләрнең барлык категорияләре өчен социаль ипотека;
4)Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурс.
Турыдан-туры эфир форматын киләчәктә төрле категория һәм яшьләр өчен мөһим мәсьәләләр буенча тематик онлайн семинарлар сериясендә тормышка ашыру планлаштырыла.
Сылтамалар:
Zoom: https://us06web.zoom.us/j/86804105882?pwd=MGlQRnVEaGhNVG9WY2NMelZualc0QT09
YouTube: www.youtube.com/МинистерствоПоДеламМолодежиРТ