Әлки районында агрокөллиятне тәмамлаучы курсантлар хуҗалыкларда практика уза

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Алексеевск агрокөллиятенең район филиалын тәмамлаучы студентлар хуҗалыкларда практика узалар.

Агрокөллият филиалы җитәкчесе Илнур Сираҗев әйтүенчә, районның “Хузангай”, “Кызыл Шәрык”, “Яшь көч” кебек эре аграр предприятиеләре белән килешүләр төзелгән. Сигез студент район ветеринария берләшмәсендә практика уза.

–Чыгарылыш укучыларыбыз производствода хезмәт күнекмәләре үзләштереп кенә калмаслар, үзләрен потенциаль хезмәткәрләр итеп тә күрсәтә алырлар дип өметләнәбез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә  безнең студентларны үзләренә җәлеп итә алырга тиеш,–ди филиал җитәкчесе.

Хуҗалыклардан тыш, студентлар мәктәп ашханәләрендә ашчылар, кондитерлар һәм кулинарлар сыйфатында үзләренең осталыкларын чарлыйлар. Быел агрокөллиятнең район филиалын киң профильле 18 тракторчы, 16 пешекче һәм 13 ветеринария белгече тәмамлый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International