Эссе, әмма коенырга ярамый

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Республикада суда берничә бәхетсезлек очрагы теркәлгән инде.

Эссе һава торышы булганда, күпләр су коену өчен елга һәм күлләргә чыга. Әмма сулыклар әле җылынмаган. Салкын суда коену күңелсез тәмамланырга мөмкин.

Безнең районда барлык таләпләргә җавап бирүче су коену өчен махсус урыннар юк. Әмма коену урыннары һәркемгә билгеле. Район Башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына бу урыннарда «коену тыела»дигән язулы элмә такталар (аншлаглар) урнаштыру кирәклеге турында искәртте. Мәктәп укучылары җәйге каникулларга китәр алдыннан алар белән суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барырга кирәк, дип ассызыклады җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International